Әлмәттә электрон транспорт карталары сата торган яңа пункт ачылган. Ул МУП «АТУ» «Больничный городок» диспетчер пунктында урнашкан.
“Панорама” сәүдә үзәге каршында урнашкан Үзәк район хастаханәсе транспорт идарәсенең диспетчер пунктында “Электрон кошелек” дип аталган электрон транспорт карталарын сату оештырылган. Эш тәртибе: сишәмбе-җомга – 11.00-18.00, шимбә – 11.00-14.00, төшке ашка бүленмичә, ял көннәре – якшәмбе, дүшәмбе.
“Татарстан Республикасының транспорт картасы” проекты турында тулы мәгълүматны “Социаль карта” ААҖ рәсми сайтында табарга була: www.social-card.ru/