Горький тимер юлының Дәрвишләр бистәсендә һәм «Мебельград», Восстание станциясе һәм Казан тимер юллары кичешләрендә профилактик рейдлар узды.Тимер юлчылар автотранспорт йөртүчеләр белән әңгәмәләр үткәрделәр, шулай ук тимер юлларны кисеп чыкканда хәрәкәт кагыйдәләре буенча тематик белешмәләр бирделәр.
Рейдлар Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ вәкилләре белән берлектә үткәрелде. “Игътибар, тимер юл кичүе!” акциясенең максаты - тимер юл кичүләрендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү.