Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 390 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларга 227 берәмлек техника хезмәт күрсәткән. Тәүлегенә 2294 тонна ком-тоз катнашмасы, 25 тонна тоз, 30 тонна тоз эремәсе тотылган.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кар, яңгыр. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 7-12 м/с. Температура көндез +1 +5 градус. Юлларда бозлавык аяк астында кар боткасы.
Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгәндә Министрлыкның тәүлек буе эшләүче оператив хезмәт телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: (843) 291-91-91.