14 марттан пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен түбәндәге шәһәрара поездларның йөрү тәртибе үзгәрәчәк:
6721 номерлы Аэропорт - Казан поезды Аэропорт станциясеннән 07.24 сәгатьтә (40 минутка иртәрәк) кузгала, Казанга 07.58 сәгатьтә килә;
6708 номерлы Казан - Аэропорт поезды Казан станциясеннән 16.45 сәгатьтә (1 сәгатькә 15 минутка соңрак) кузгала, Аэропорт станциясенә 17.14 сәгатьтә килә;
6709 номерлы Аэропорт - Казан поезды Аэропорт станциясеннән 17 сәг.25 минутта (10 минутка соңрак) китәчәк, Казан станциясенә 17.54 сәгатьтә килеп җитәчәк;
6725 номерлы Аэропорт - Казан поезды Аэропорт станциясеннән 16.43 сәгатьтә (3 минутка соңрак) китәчәк, Казан станциясенә 17.16 сәгатьтә килеп җитәчәк;
6437 номерлы Арча - Казан поезды Әмәт станциясенә кадәр гамәлдәге расписание белән барачак, аннары - Әмәт 17.38 - 17.42, Әмәт метро станциясе 17.45 - 17.46, Вахитово 17.53 - 17.56, Казан станциясенә 18.02 сәгатьтә киләчәк (6 минутка соңрак).
Барлык маршрутлар буенча җентекле мәгълүмат: 8 (937) 625-04-33 телефоны аша (тәүлек буе); https://sodruzhestvoppk.ru сайтында; "Россия тимер юллары Пассажирларына" мобиль кушымтасында.