Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 407 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларга 240 берәмлек техника хезмәт күрсәткән. Тәүлеккә 3859 тонна ком-тоз катнашмасы, 42 тонна тоз, 29 тонна тоз эремәсе тотылган.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кар. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 м. Температура көндез 0-5 градус. Юлларда бозлавык.
Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгәндә Министрлыкның тәүлек буе эшләүче оператив хезмәт телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: (843) 291-91-91.