Хәзер Татарстанның юлларында 414 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларга 248 берәмлек техника хезмәт күрсәткән. Узган тәүлектә 4020 тонна ком-тоз катнашмасы, 68 тонна тоз, 90 тонна тоз эремәсе тотылды.
Авиация объектларында, су, тимер юл транспортында, Идел һәм Кама елгалары аша күперләрдә гадәттән тыш хәлләр юк.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Аз гына кар, урыны белән буран. Җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан 7-12 м/с. Температура көндез -4 градустан +1 градуска кадәр. Юлларда бозлавык, кар көртләре булуы ихтимал.
Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгәндә Министрлыкның тәүлек буе эшләүче оператив хезмәте телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: (843) 291-91-91.