Татарстан юлларында 390 берәмлек кар чистарту техникасы эшли

2023 елның 3 марты, җомга

Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 390 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлга 234 берәмлек хезмәт күрсәткән. Тәүлегенә 3348 тонна ком-тоз катнашмасы, 137 тонна тоз, 32 тонна тоз эремәсе тотылган.

Авиация объектларында, су, тимер юл транспортында, Идел һәм Кама елгалары аша күперләрдә гадәттән тыш хәлләр юк.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Иртән бераз томан. Җил көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, урыны-урыны белән җилнең тизлеге 10 м/с. Көндез -1 дән -6 градуска кадәр салкын. Юлларда бозлавык.

Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгәндә Министрлыкның тәүлек буе эшләүче  оператив хезмәте телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: (843) 291-91-91.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International