Татарстан юлларында 410 берәмлек кар чистарту техникасы эшли

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 410 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларга 236 берәмлек техника  хезмәт күрсәткән. Тәүлегенә 3129 тонна ком-тоз катнашмасы, 48 тонна тоз, 38 тонна тоз эремәсе тотылган.

Авиация объектларында, су, тимер юл транспортында, Идел һәм Кама елгалары аша күперләрдә гадәттән тыш хәлләр юк.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Кар, урыны белән буран. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 м, урыны-урыны белән җилнең тизлеге секундына 15 м кадәр җитәргә мөмкин. Көндез -2 градустан -7 градуска кадәр. Юлларда бозлавык.

Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгәндә Министрлыкның тәүлек буе эшләүче  оператив хезмәт телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: (843) 291-91-91.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International