Татарстанның төбәк юлларында 406 берәмлек кар чистарту техникасы эшли Төнлә юлларда 230 берәмлек техника хезмәт күрсәтте. Узган тәүлектә 2539 тонна ком-тоз катнашмасы, 55 тонна тоз, 8 тонна тоз эремәсе тотылган.
Авиация объектларында, су, тимер юл транспортында, Идел һәм Кама елгалары аша күперләрдә гадәттән тыш хәлләр юк.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Кар, аерым районнарда буран. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 15-18 м/с. Юлларда бозлавык.
Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында штаттан тыш хәлләр барлыкка килгәндә Министрлыкның тәүлек буе эшләүче оператив хезмәт телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: (843) 291-91-91.