Татарстанның төбәк юлларында 397 берәмлек кар чистарту техникасы хезмәт күрсәтә

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 397 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларга 218 берәмлек техника  хезмәт күрсәткән. Тәүлегенә 4567 тонна ком-тоз катнашмасы, 120 тонна тоз, 23 тонна тоз эремәсе тотылган.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән бераз кар явачак. Аерым районнарда буран. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача, урыны белән җилнең тизлеге 15-20 м/с. Көндез -2 дән -7 гр. Юлларда бозлавык.

Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында штаттан тыш хәлләр барлыкка килгәндә Министрлыкның тәүлек буе эшләүче  оператив хезмәте телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: (843) 291-91-91.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International