Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 400 берәмлектән артык кар чистарту техникасы эшли

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 400 берәмлектән артык кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлга 252 берәмлек техника хезмәт күрсәткән. Бер тәүлек эчендә 5227 тонна ком-тоз катнашмасы, 184 тонна тоз, 2 тонна тоз эремәсе тотылган.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем, юеш кар көтелә. Аерым районнарда буран. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, урыны-урыны белән 15-20 м/с ка кадәр, төнлә 22 м/с кадәр җитә. Көндез 0 дән +4 градус. Юлларда бозлавык. 

Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында штаттан тыш хәлләр барлыкка килгәндә Министрлыкның тәүлек буе эшләүче  оператив хезмәте телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: (843) 291-91-91.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International