Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 370 берәмлек кар чистарту техникасы эшли

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 370 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларда 220 берәмлек техника хезмәт күрсәтте. Тәүлегенә 4025 тонна ком-тоз катнашмасы, 33 тонна тоз тотылды.

Авиация объектларында, су, тимер юл транспортында, Идел һәм Кама аша күперләрдә гадәттән тыш хәлләр юк.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Кар, урыны белән буран. Көнчыгыштан искән җил, төньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 15-17 м/с. Юлларда бозлавык.

Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында штаттан тыш хәлләр барлыкка килгәндә Министрлыкның тәүлек буе эшләүче  оператив хезмәте телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: (843) 291-91-91.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International