Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 377 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларда 220 берәмлек техника хезмәт күрсәтте. Тәүлегенә 1657 тонна ком-тоз катнашмасы, 9 тонна тоз тотылды.
Авиация объектларында, су, тимер юл транспортында, Идел һәм Кама аша күперләрдә гадәттән тыш хәлләр юк.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Аз гына кар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с. Көндез - 4-9 гр. Юлларда бозлавык.
Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында штаттан тыш хәлләр барлыкка килгәндә Министрлыкның тәүлек буе эшләүче оператив хезмәте телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: (843) 291-91-91.