Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 266 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлда 169 берәмлек техника хезмәт күрсәткән. Тәүлек эчендә 445 мең тонна ком-тоз катнашмасы чыгарылган.
Авиация объектларында, су, тимер юл транспортында, Идел һәм Кама аша күперләрдә гадәттән тыш хәлләр юк.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән аз гына кар, аерым районнарда буран. Җил көнчыгыштан, уртача тизлектә. Көндез - 8 -13 градус. Юлларда бозлавык.
Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында штаттан тыш хәлләр барлыкка килгәндә, Министрлыкның тәүлек буе эшләүче оператив хезмәте (843) 291-91-91 телефоны аша мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.