Татарстанның төбәк юлларында 356 берәмлек кар чистарту техникасы эшли

2023 елның 17 феврале, җомга

Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 356 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлга 200 берәмлек техника хезмәт күрсәткән. Тәүлегенә 2477 тонна ком-тоз катнашмасы, 47 тонна тоз, 9 тонна тоз эремәсе тотылган.

Авиация объектларында, су, тимер юл транспортында, Идел һәм Кама аша күперләрдә гадәттән тыш хәлләр юк.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән аз гына кар явачак. Җил төньяк-көнчыгыштан, 5-10 м/с. Юлларда бозлавык.

Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында штаттан тыш хәлләр барлыкка килгәндә Министрлыкның тәүлек буе эшләүче  оператив хезмәте телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: (843) 291-91-91.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International