Пассажирларны йөртү өчен Түбән Новгород-Казан-Адлер маршруты буенча поездлар билгеләнә

2013 елның 6 августы, сишәмбе

      Пассажирларны йөртү өчен 465/466 нчы Казан-Адлер поезды билгеләнә. Ул Түбән Новгород-Казан-Адлер маршруты буенча йөриячәк. Поезд Казаннан  10, 14, 20 август көннәрендә 23 сәгать 57 минутта кузгалып китә. Адлерга 12, 16, 22 августта килә. Адлердан кабат 13, 17, 23 августта кузгалып киткән поезд Казанга 15, 19, 25 августта иртәнге сәгать 5.12 килә.

      Түбән Новгород-Казан-Адлер маршруты буенча пересадкасыз баручы вагоннар төркеменә өстәмә 663/664 нче Түбән Новгород-Казан поезды билгеләнә. Ул Түбән Новгородтан 10, 14, 20 августта сәгать 13.05 кузгалып китә. Казанга шул ук көннәрне сәгать 22.40 килә.

      Адлер-Казан-Түбән Новгород маршруты буенча пересадкасыз баручы вагоннар төркеменә өстәмә 663/664 нче Казан-Түбән Новгород поезды билгеләнә. Казаннан 15, 19, 25 августта сәгать 6.00 кузгалып киткән поезд Түбән Новгородка шул ук көннәрне сәгать 15.44 килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International