Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 370 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлга 227 берәмлек техника хезмәт күрсәткән. Бер тәүлек эчендә:
- 4000 тонна ком-тоз катнашмасы;
- 35 тонна тоз;
- 8 тонна тоз эремәсе сарыф ителгән.
Авиация объектларында, су, тимер юл транспортында, Идел һәм Кама аша күперләрдә гадәттән тыш хәлләр юк.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда болытлы һава көтелә. Бераз кар явачак. Җил төньяк-көнчыгыштан, уртача, урыны белән җил 12 м/с ка кадәр җитә. Көндез - 3-8 градус. Юлларда бозлавык.
Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында штаттан тыш хәлләр барлыкка килгәндә Министрлыкның тәүлек буе эшләүче оператив хезмәте телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: (843) 291-91-91.