Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 378 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлга 224 берәмлек хезмәт күрсәткән. Тәүлеккә 3640 тонна ком-тоз катнашмасы, 49 тонна тоз, 16 тонна тоз эремәсе тотылган.
Авиация объектларында, су, тимер юл транспортында, Идел һәм Кама аша күперләрдә гадәттән тыш хәлләр юк.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән аз гына кар явачак. Җил төньяк-көнчыгыш, секундына 5-10 м. Юлларда бозлавык.
Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында штаттан тыш хәлләр барлыкка килгәндә Министрлыкның тәүлек буе эшләүче оператив хезмәте телефонына мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: (843) 291-91-91.