Татарстанның төбәк юлларында 370 берәмлек кар чистарту техникасы эшли

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 370 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларда 220 берәмлек техника хезмәт күрсәтте.
Тәүлегенә 3917 тонна ком-тоз катнашмасы, 50 тоннадан артык тоз, 29 тонна тоз эремәсе
кулланылган.

Авиация объектларында, су, тимер юл транспортында, Идел һәм Кама аша күперләрдә гадәттән тыш хәлләр юк.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Көндез бераз кар явачак, урыны белән буран. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 14 м/с. Көндез -1 дән -6 гр. Юлларда бозлавык.

Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында штаттан тыш хәлләр барлыкка килгәндә Министрлыкның тәүлек буе эшләүче оператив хезмәте телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: (843) 291-91-91.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International