Татарстанның төбәк юлларында 270 берәмлек кар чистарту техникасы эшли

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 270 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларга 197 берәмлек хезмәт күрсәткән. Тәүлеккә 2240 тонна ком-тоз катнашмасы, 40 тонна тоз, 6 тоннадан артык тоз эремәсе кулланылган.

Авиация объектларында, су, тимер юл транспортында, Идел һәм Кама аша күперләрдә гадәттән тыш хәлләр юк.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Көндез кар, урыны белән буран булачак. Җил көньяктан 6-11 м/с. Температура көндез -2 дән -7 градус. Юлларда бозлавык.

Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында штаттан тыш хәлләр барлыкка килгәндә Министрлыкның тәүлек буе эшләүче оператив хезмәте телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: (843) 291-91-91.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International