Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 327 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларда 220 берәмлек техника хезмәт күрсәтте. Тәүлеккә 4900 тонна ком-тоз катнашмасы, 37 тонна тоз, 20 тоннадан артык тоз эремәсе кулланылган.
Авиация объектларында, су, тимер юл транспортында, Идел һәм Кама аша күперләрдә гадәттән тыш хәлләр юк.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда болытлы һава, явым-төшемсез. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 4-9 м/с, урыны-урыны белән җилнең тизлеге 13 м/с. Көндез -2 дән -7 градус. Юлларда бозлавык.
Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында штаттан тыш хәлләр барлыкка килгәндә Министрлыкның тәүлек буе эшләүче оператив хезмәте телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: (843) 291-91-91.