Татарстанның төбәк юлларында 340 берәмлек кар чистарту техникасы эшли

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 340 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларга 230 берәмлек техника хезмәт күрсәткән. Тәүлегенә 2414 тонна ком-тоз катнашмасы,15 тонна тоз, 13 тонна тоз эремәсе тотылган.

Авиация объектларында, су, тимер юл транспортында, Идел һәм Кама аша күперләрдә гадәттән тыш хәлләр юк.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән кар, буран. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, секундына 5-10 м. Температура көндез -2  -7 градус. Юлларда бозлавык.

Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында штаттан тыш хәлләр барлыкка килгәндә Министрлыкның тәүлек буе эшләүче оператив хезмәте телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: (843) 291-91-91.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International