7 нче августтан 10 нчы сентябрьгә кадәр төзекләндерү эшләре бару сәбәпле “Иске Шигали – Питрәч” автомобиль юлы буенча транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатылачак.
Автомобиль транспорты йөртүчеләргә “Иске Шигали – Питрәч” – Ленино-Кокушкино автомобиль юлы буенча урап үтәргә тәкъдим ителә. Тоткарлыксыз хәрәкәт итүне оештыру өчен юл билгеләре куелачак.