Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 329 берәмлек кар җыю техникасы эшли. Төнлә юллар 184 берәмлекне хезмәтләндерә. Бер тәүлек эчендә сарыф ителгән:
- 1676 тонна ком-тоз катнашмасы;
- 38 тонна тоз;
- 10 тонна тозлы эремә.
Авиация, су, тимер юл транспорты объектларында, Идел һәм Кама елгалары аша күперләрдә һәлакәтләр юк.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кечкенә кар. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан, буран. Җил көньяк, көньяк-көнбатыш, уртача, көндез урыны белән 14 м/с. Һава температурасы көндез -3 -8 гр. Юлларда бозлавык.
Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, Министрлыкның тәүлек әйләнәсе эшләүче оператив хезмәтенә (843) 291-91-91 телефоны аша мөрәҗәгать итүне сорыйбыз.