Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 323 берәмлек кар җыю техникасы эшли. Төнлә юллар 180 берәмлекне хезмәтләндерә. Бер тәүлек эчендә сарыф ителгән:
- 1444 тонна ком-тоз катнашмасы;
- 9 тонна тоз;
- 27 тонна тозлы эремә.
Авиация, су, тимер юл транспорты объектларында, Идел һәм Кама елгалары аша күперләрдә һәлакәтләр юк.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кечкенә кар. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача, урыны белән 16 м/с. Һава температурасы көндез -3 градустан -8 градуска кадәр. Юлларда бозлавык.
Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, Министрлыкның тәүлек әйләнәсе эшләүче оператив хезмәтенә (843) 291-91-91 телефоны аша мөрәҗәгать итүне сорыйбыз.