2 нче августка мәгълүматлар буенча республикада җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташуга 9921 рөхсәт язуы бирелгән

2013 елның 2 августы, җомга

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашыру өчен чираттагы тапкыр гаризалар кабул ителде һәм рөхсәт язулары бирелде.

Рөхсәт язуы бирер алдыннан министрлыкның җаваплы хезмәткәрләре ташучының транспорт чарасын тикшерәләр. Автомобиль түбәсендә кызгылт сары төстәге тану фонаре, кузовның ян өслегендә “шашкалар”, транспорт чарасы салонының алдагы панелендә ташучы турында мәгълүмат барлыгына бигрәк тә игътибар итәләр.

 2 нче августка мәгълүматлар буенча республикада 9921 рөхсәт язуы бирелгән.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International