Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 330 берәмлек кар җыю техникасы эшли

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 330 берәмлек кар җыю техникасы эшли. Төнлә юллар 177 берәмлекне хезмәтләндерә.

Сарыф ителгән:
- 930 мең тонна ком-тоз катнашмасы;
- 9 тонна тоз;
- 20 тонна тозлы эремә.

Авиация, су, тимер юл транспорты объектларында, Идел һәм Кама елгалары аша күперләрдә һәлакәтләр юк.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, Татарстанда алмашынучан болытлылык көтелә, явым-төшемнәр булмаячак. Җил көньяк-көнчыгыш, көньяк 13 м/с. Һава температурасы көндез -6дан -11 градуска кадәр. Юлларда бозлавык.

Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, Министрлыкның тәүлек әйләнәсе эшләүче оператив хезмәтенә (843) 291-91-91 телефоны аша мөрәҗәгать итүне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International