Россия авиакомпаниясе Казаннан Нарьян-Марга рейсларны арттырачак

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

«РусЛайн» авиакомпаниясе 2023 елда Казанны Архангельск һәм Сыктывкар белән бәйләүне дәвам итәчәк, шулай ук Нарьян-Марга рейслар санын бишкә кадәр арттырачак. Татарстан Республикасыннан очышлар Канаданың уңайлы 50 Креслолы Bombardier CRJ100/200 самолетларында башкарылачак.

Билетларны «Казан» аэропорты сайтыннан сатып алырга мөмкин.

Белешмә: «РусЛайн» авиакомпаниясе РФ төбәк авиаэлемтәләре сегментында алдынгы урыннарның берсен били. Компания 1997 елдан бирле эшли. 2007 елда «РусЛайн» Канаданың Bombardier CRJ-100/200 самолетларының беренче Россия операторы була. Авиакомпаниянең маршрут челтәре Россиянең 35тән артык шәһәрен берләштерә.

Фото авторы - Мурад Галиакберов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International