Аксубай районы автомобиль юлларда чокырларны ямау буенча беренче булып бара - ел башынан алып монда 24571 кв.м юл төзекләндерелгән, 2874,8 тонна асфальт-бетон кулланылган. Алдынгылар арасында шулай ук Чирмешән районы - 3395 тонна асфальт-бетон кулланып 23538,6 кв.м юл төзекләндерелгән, Әлмәт районы – 23121,3 кв.м һәм 2809,1 т., Азнакай районы - 22435,9 һәм 2625 т.
Татарстанда ел башыннан алып барлыгы 58318,3 тонна асфальт-бетон кулланып төбәк әһәмиятендәге 465184 кв.м юл төзекләндерелгән.