«Казан» халыкара аэропорты тест режимында пассажирларга мәгълүмати ярдәм күрсәтү өчен яңа системаны файдалануга кереште – «Аэропортның автомат белешмә хезмәте».
Система автомат режимда абонент соравы буенча кызыксындырган рейсның расписаниесе һәм статусы турында хәбәр итәчәк, авиабилетлар һәм югалган багаж буенча сораулар туганда кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйтәчәк, багаж ташуның гомуми кагыйдәләре буенча мәгълүмат бирәчәк.
Авиапассажирларны хезмәтләндерү өчен белешмә онлайн-табло һәм аэропортның сезонлы расписаниесе мәгълүматларын куллана. Белешмә хезмәтенә кергән чакырулар сөйләм тану технологиясе буенча хезмәт күрсәтелә. Рейс статусы турында мәгълүмат сорау өчен аның номерын әйтү җитә. Белешмә хезмәте телефоны: (843) 267-88-07.