Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 168 берәмлек кар җыю техникасы эшли. Төнлә юллар 127 берәмлекне хезмәтләндерә.
73 мең тонна ком-тоз катнашмасы сарыф ителгән.
Авиация, су, тимер юл транспорты объектларында, Идел һәм Кама елгалары аша күперләрдә һәлакәтләр юк.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, Татарстанда алмашынучан болытлылык көтелә, күбесенчә явым-төшемсез. Үзгәрешле юнәлештәге җил 2-7 м/с.һава температурасы көндез -25 дән -30 гр. Юлларда бозлавык. Игътибарлы булыгыз.
Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, Министрлыкның тәүлек әйләнәсе эшләүче оператив хезмәтенә (843) 291-91-91 телефоны аша мөрәҗәгать итүне сорыйбыз.