Министрлыкның киңәшмәләр залына 160 тан артык кеше – ТР Хөкүмәте, муниципаль берәмлекләр, иҗтимагый оешмалар, “Скоростные магистрали” ААҖ вәкилләре, казанлылар, һ.б. җыелган иде.
Фикер алышу алдыннан ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм “Скоростные магистрали” ААҖ төзелеш һәм яңа технологияләр департаменты генераль директоры урынбасары Юрий Котлов проектның асылы турында сөйләделәр. Алар югары тизлекле магистральләрнең өч эре федераль окрукны тоташтыру мөмкинлеге бирүен ассызыкладылар.
Югары тизлекле магистральләр төзелеше берничә этаптан торачак. Беренчесе - Мәскәү-Түбән Новгород-Чебоксар-Казан участогы. Казаннан Мәскәүгә 3,5 сәгать эчендә барып җитеп булачак. Төбәкләрнең башкалалары арасындагы юл 1 сәгать тирәсе тәшкил итәчәк. Икенче этап – Казаннан Екатеринбургка кадәр участок, ул ният буенча Алабуга аша узарга тиеш.
Юрий Котлов проектның әлегә шартлы һәм башлангыч сыйфатта булуын ассызыклады. Аны киләчәктәге проектлауда тирәнтен анализ, экспертлар бәясе, һәм шулай ук җәмәгатьчелек фикере исәпкә алыначагын билгеләп үтте.