Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 430 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларда 280 берәмлек техника хезмәт күрсәтте.
Юл хезмәткәрләре тарафыннан 5 мең тонна ком-тоз катнашмасы; 117 тонна тоз; 34 тонна тоз эремәсе сибелгән.
Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгәндә Министрлыкның тәүлек буе эшләүче оператив хезмәте телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: (843) 291-91-91.