Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 370 берәмлектән артык кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юллларга 220 берәмлек техника хезмәт күрсәтте.
Якынча 5 мең тонна ком-тоз катнашмасы; 52 тонна тоз; 2 тонна тоз эремәсе тотылган. Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгәндә Министрлыкның тәүлек буе эшләүче оператив хезмәте телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: (843) 291-91-91.