Яңа система шәһәр яны поездларына билет рәсмиләштерү процессларын җиңеләйтергә, пассажирлар ташу чыгымнарын оптимальләштерергә ярдәм итә. Система белән билет сатуның берничә ысулы каралган, бу пассажирларга уңайлы, тиз һәм үз вакытында юл өчен түләү мөмкинлеге бирә.
Транспорт карталары сату өчен каралган техник чаралар әлеге операцияне кассир катнашында да, аннан башка да (юл билетлары сатучы автоматлар, стационар терминаллар ярдәмендә) башкару мөмкинлеге бирә.
Проектны гамәлгә ашыру кысаларында шәһәр яны компаниясе билет бастыручы һәм пластик карта белән түләү мөмкинлеге бирүче 35 автомат сатып алган. Аларның 20 се Казан узелына, бу барлык автоматлар санының 63% тәшкил итә, шул исәптән: 8 е - Казан станциясенә, 4 се - Казан-2 станциясенә, тагын икешәр терминал Әмәт, Васильево һәм Юдино станцияләренә, берәр терминал Яшел Үзән, Арча станцияләренә урнаштырылган.