Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 360 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларда 250 берәмлек техника хезмәт күрсәтте. 7 мең 400 тонна ком-тоз катнашмасы; 350 тонна тоз; 97 тонна тоз эремәсе тотылды.
Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында гадәттән тыш тыш хәлләр барлыкка килгәндә Министрлыкның тәүлек буе эшләүче оператив хезмәте телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: (843) 291-91-91.