Татарстан регионы юлларында 429 берәмлек кар чистарту техникасы эшли

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

Хәзерге вакытта Татарстан юлларында 429 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларда 300 берәмлек техника хезмәт күрсәтте.
9 мең 335 тонна тоз-ком катнашмасы; 512 мең тонна тоз; 145 мең тонна тоз эремәсе тотылган.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда болытлы һава, көндез аязучан. Кар, яңгыр рәвешендә явым-төшем. Аерым районнарда буран, бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба секундына 7-12 м, көндез урыны белән секундына 15 -17 м. Температура көндез 0 - 5 гр., көнбатышта - 8 гр. Юлларда кар көртләре.

Юлда һәм транспорт комплексы объектларында гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгәндә Министрлыкның тәүлек буе эшләүче оператив хезмәте телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: (843) 291-91-91.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International