Татарстанның төбәк юлларына 267 берәмлек кар чистарту техникасы чыкты

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 267 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларда 164 берәмлек техника хезмәт күрсәтте. 1100 мең тонна ком-тоз катнашмасы, 29 тонна тоз һәм 18 тонна тоз эремәсе тотылган.

Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында штаттан тыш хәлләр барлыкка килгәндә, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының тәүлек буе оператив хезмәте (843) 291-91-91 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International