“Татарстан” авиакомпаниясе очулар расписаниесенә үзгәрешләр кертә

2013 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

      «Татарстан» авиакомпаниясе Идел буе федераль округы кысаларында 29 нчы июльдән 21 нче сентябрьгә кадәр вакытка очулар расписаниесенә үзгәрешләр кертә.

      Расписаниедә Уфа – Самара – Уфа рейсы барлыкка килде. Әлеге юнәлеш буенча рейс 9 урынлы Cessna Grand Caravan 208 очкычында сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә тормышка ашырылачак.

      Казан – Уфа – Казан маршрутында көн саен очулар кертелде.

      Казан – Пермь – Казан маршрутында очулар ешлыгы арта – рейслар сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә оештырылган.

      Казан – Киров – Казан маршруты буенча расписание уңайлырак булачак. Хәзер очу көннәре - дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга.

      Һәм “Татарстан” авикомпаниясенең тагын бер яңалыгы: хәзер Казаннан Саратов һәм Пензага Самарада туктамыйча эләгеп була.

      Тулырак мәгълүматны 8(800) 333-23-43 телефон номеры буенча һәм авиабилет кассаларыннан белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International