КНИТУ студенты X Милли Чемпионат финалында «Йөкләрне җибәрү» компетенциясендә 3 нче урынны алды

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ радиоэлектроника, фотоника һәм цифрлы технологияләр институтының 1 курс студенты Михаил Гыйззәтуллин «Яшь профессионаллар» X Милли Чемпионат-2022 финалында «Йөкләрне җибәрү» компетенциясендә 3 урын яулады. 

Һөнәри осталык буенча Татарстан җыелма командасы беренчелекнең гомуми медаль исәбендә икенче урынны яулады. Милли финалда Татарстан командасы 14 алтын, 21 көмеш һәм 12 бронза медаль, шулай ук һөнәри осталыкөчен 9 медаль яулады. 

Ярышлар Саранск шәһәрендә узды, ә алдагы көнне ябылу тантанасы узды. Гомумкоманда рейтингында беренче урынны Мәскәү командасы алды, өченчесен - Санкт-Петербург командасы яулады.

Балаларны котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International