«Белем көне»ндә Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Авиация уку-укыту үзәге (АУЦ) ачылды.
Үзәкнең максаты - аэропорт хезмәткәрләренең һөнәри үсешен һәм квалификациясен даими арттыруны тәэмин итү һәм төрле белем бирү хезмәтләрен чит оешмаларга күрсәтү.
ТР Мәгариф министрлыгы лицензиясе агымдагы елның март аенда алынган иде. Укытучылар составы зур хезмәт стажы булган һәм махсуслаштырылган оешмаларда әзерлек узган һәм укытучылар эшчәнлеген алып бару хокукына ия булган 25 әйдәп баручы белгеч арасыннан төзелгән.
Транспорт иминлеге буенча 10 программа һәм пассажирлар йөртүне оештыру буенча 2 программа эшләнгән. Моннан тыш, пассажирларга хезмәт күрсәтү культурасын күтәрү буенча өстәмә тренинг программалары каралган.
Һава кыры өчен укыту үзәге базасында кадрлар әзерләүнең өстенлеге - теоретик һәм гамәли дәресләрне бер мәйданчыкта эштчәнлектән аерылмыйча берләштерү.
"Казан" аэропортының уку-укыу үзәге үсеше һәм аның эш масштабларын киңәйтү өчен тагын бер баскыч Росавиация сертификатын бирү булачак. Киләчәктә үз персоналын гына түгел, ә башка аэропортларга һәм оешмаларга белем бирү хезмәтләрен күрсәтү планлаштырыла.