Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында булды. Министр район башлыгы Нәҗип Хәҗипов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев белән берлектә Сауш һәм Әбди авылларында Белем көненә багышланган тантаналы чараларда катнашты.
Сауш авылында капиталь ремонттан соң Сауш төп гомуми белем бирү мәктәбе ачылды, ул балалар бакчасы белән берләштерелгән. Булачак укучылар, мөхтәрәм кунаклар һәм Фәрит Хәнифов кызыл тасманы кистеләр.
Министр шулай ук Әбди авылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды, анда 1 сентябрьгә багышланган кыңгырау сәгатендә катнашты. Биредә дә капиталь ремонттан соң уку йортын ачу тантанасы узды.
Министр укытучыларны һәм укучыларны Белем көне белән котлады: «Яңа уку елы һәрберегез өчен уңышлы булсын! Яңа белемнәр артыннан хәерле юлга!", - дип теләде Фәрит Хәнифов.