Казанда Короленко урамында ремонт эшләре бара

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

Татарстан башкаласында Короленко урамында Ямашев проспектыннан алып, 730 метр озынлыктагы Кара диңгез урамына кадәр юл өслекләре ремонтлана.  

Эшләр «2022 елда Татарстан Республикасы Казан шәһәренең юл-урам челтәре объектларында тузган катламнарны торгызу һәм авария хәлендәге чокырлыкларын бетерү» программасы буенча, юл эшләре программасында каралган финанслау кысаларында алып барыла.

Хәзерге вакытта юл хезмәтләре тротуарларны ремонтлау һәм төзү, шул исәптән тротуар һәм юл борты ташларын урнаштыру, грунтлар эшләү, комнан түшәлә торган катлам төзү һәм вак таш салу буенча чаралар гамәлгә ашырыла.

Проект документларын «ВОЛГАПРОЕКТСТРОЙ» ҖЧҖ төзегән, генераль подряд оешмасы - «Главтатдортранс» ДКУ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International