"Базарлы Матак - Мамыково" - Карамалы - Иске Әнҗерә автомобиль юлын Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында 4,926 км дан 10,521 км га кадәр участокта төзекләндерү агымдагы елга юл эшләре программасында каралган чаралар кысаларында алып барыла.
5,6 км озынлыктагы полотноны ремонтлауга Татарстан Республикасы бюджетыннан 121 млн сумнан артык акча бүленгән.
«Алексеевскдорстрой» ААҖ генераль подряд оешмасы көче белән ике катлы асфальт-бетон өслекле яңа юл киеме салу һәм юл кырыйларын вак таш-комлы С-4 катнашмасы ярдәмендә ныгыту чаралары башкарылды, проект-смета документациясе нигезендә.
Хәзерге вакытта юл хезмәтләре юл билгеләре урнаштыра. Реконструкция тәмамланганчы барьер киртәсен монтажлау һәм разметка ясау буенча эшләр башкарырга туры киләчәк.