Бүген киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Россия автомобиль юллары” дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко автомобиль юллары челтәрен һәм тулаем юл инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты, бу хакта Татарстан Республикасы Президентының рәсми сайтында хәбәр ителә. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
Аерым алганда, «Мәскәү - Түбән Новгород - Казан» М-12 автомобиль юлы төзелешенең эш мәсьәләләре җайга салыначак.