Татарстан Республикасы Транспорт министрлыгында Индонезия делегациясе белән очрашу узды

2022 елның 19 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Индонезия кооперативлар берлеге (Инкопонтрен) делегациясе булды. Очрашуда Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Тимур Никонов, Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Альбир хәзрәт Крганов, шулай ук Татарстан авиакомпаниясе «ЮВТ-АЭРО» вәкилләре катнашты.

Очрашуда катнашучылар Казан - Индонезия рейсы буенча очышларны оештыру мөмкинлеге турында, беренче чиратта, Индонезия халкы өчен хаҗ кылу максатыннан туризмны үстерүгә карата фикер алыштылар. Киләчәктә әлеге мәсьәлә Татарстан Республикасы Транспорт министрлыгы һәм Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты тарафыннан каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International