Бөгелмә - Уральск автомобиль юлы участогына капиталь ремонт тәмамланды

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы территориясендә Бөгелмә - Урал автомобиль юлы 4,385 км дан алып 6,587 км га кадәр, 2,202 км озынлыктагы участокта капиталь ремонт тәмамланган. Юл эшләре 2021 ел һәм 2022 елга юл эшләре программасында каралган чаралар кысаларында башкарылган.

Автомобиль юлының әлеге участогында юл билгеләре ясалган, 35 юл билгесе һәм 117 сигнал баганасы урнаштырылган һәм 216 метр барьер киртәсе монтажланган.

Капремонт проекты «ИНСТИТУТ АГРОТРАНСПРОЕКТ» ҖЧҖ тарафыннан төзелгән, генераль подрядчы - «Татнефтедор» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International