Чит ил авиакомпаниясе Казан-Анталья маршруты буенча өстәмә программа башлый

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

"Казан" аэропортының яңа партнеры - Southwind Airlines Төркия авиакомпаниясе даими нигездә Антальяда чартер рейсларын башкаруга керешә. Очышлар 2022 елның 4 августыннан атнага ике тапкыр Airbus A321 һава судноларында 220 урынга үтәләчәк.

Пәнҗешәмбе буенча Казаннан 23:55кә очып китү, Антальяга килү 05:05, ә якшәмбе көннәрендә Казаннан 22:00 сәгатьтә очып китү, Антальяга 03:05 сәгатьтә килү. Расписание җәйге навигациянең бөтен чорына - октябрь ахырына кадәр килештерелгән. Хәрәкәт графигында үзгәрешләр булырга мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International