Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында 31,598 км дан 38,0 км га кадәр «Казан - Ульяновск - Кама Тамагы» автомобиль юлы участогын капиталь ремонтлау эшләре башланды.
Хәзерге вакытта юл хезмәтләре вак таш-комлы катнашмадан нигез салу эше алып барыла. Проект документлары «Татдорпроект» институты» АҖ тарафыннан төзелгән. Генераль подрядчы булып «Татавтодор» АҖ тора.
Әлеге объектта ремонт эшләрен тәэмин итүгә Татарстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан 2022 елга юл эшләре программасында каралган чаралар кысаларында 140 млн. сум акча бүлеп бирелгән.