Чирмешән районында Яңа Кадый авылына килү юлында транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла

2022 елның 15 июле, җомга

Бүгенге көннән алып 2022 елның 1 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында 0 чакрымнан 4,8 чакрымга кадәр Яңа Кади авылына килү юлында транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла.

Хәрәкәтне туктату югарыда күрсәтелгән юл өлешенә капиталь ремонт ясауга бәйле.

Хәрәкәт итү өчен Әҗи - Чирмешән - Шентал һәм Кузайкино - Норлат гомуми кулланылыштагы автомобиль юллары, Кызыл Чишмә авылы юллары тәкъдим ителә.

Машина йөртүчеләрне әлеге юнәлештә маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.

Юл билгеләре ТР буенча ЮХИДИ идарәсе белән килешеп урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International